4 октябрьдә Татарстанда “Зур этнографик диктант” Бөтенроссия акциясе үтәчәк.
Кешеләрнең милләтләр турында белем дәрәҗәсен ачыклау, милләтара мөнәсәбәтләргә игътибарны арттыруны максат итеп алган әлеге проект пилот режимда үтәчәк. Берьюлы 20 районда диктант язу оештырылачак. Ул тест рәвешендә узып, биредә теләгән һәр кеше катнаша ала. Әлеге чара безнең районда 4 октябрь көнне район үзәк китапханәсендә үтәчәк.