“Хезмәт сөйгән халык - дан-хөрмәткә лаек!” дип юкка гына әйтмиләрдер. Чөнки, бүген – 29 сентябрь көнне Татарстанда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате тармагының иң яхшы хезмәткәрләрен Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде.
Казанның "Корстон" комплексында, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме якынлашу уңаеннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән кабул итү тантанасы узды. Бәйрәм чарасында шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика районнарында Авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, тармак алдынгылары катнашты.
Рөстәм Миңнеханов урып-җыю эшләре тәмамлангач, һөнәри бәйрәм алдыннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек тармагы алдынгыларын бүләкләү яхшы традиция булуын билгеләп узды. “Бездә авылга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән программалар күп. Авылда эшләүчеләрнең хезмәте безнең өчен бик мөһим. Без һәрвакыт әйтеп киләбез: сез республиканың базисы булып торасыз. Теләсә нинди ил, төбәк нигезе – авыл”, - дип мөрәҗәгать итте Президент залдагыларга һәм аларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Тантаналы чара Марат Әхмәтов чыгышы белән тәмамланды. “Авылның бәйрәме дә шулай кыска инде аның. Безне һәрдаим хезмәт көтә”, - дип мөрәҗәгать итте ул авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә. Министр бәйрәм мәҗлесе оештырган, җылы карашы, зур ярдәм күрсәтүе өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен белдерде.
“Чираттагы сынау елын озатабыз. Ел нинди килүгә карамастан, һәр елны көрәшергә, ныгырга тарышабыз. Быелгы хезмәт нәтиҗәләре шуның бер мисалы – 4 млн 300 мең – зур хезмәт. Шундый табигать шартларында да, командада көчле рухлы егетләр белән 5 млн тонна икмәкне җыярга да сәләтлебездер дип саныйм. Хезмәтебез көннән көн фидакарь була бара. Быелгы ел әле соңгы еллар арасында 2010 нчы ел кебек үк иң авыры булгандыр. Без бу елларда күп нәрсәгә өйрәндек, күпкә көчлерәк, җаваплырак була барабыз”, - дип, Әхмәтов авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә, терлекчеләргә рәхмәтен ирештерде. Министр киләчәктә дә Президент ышанычын акларга тырышачакларына вәгъдә бирде.
Тантанада быел үсемлекчелек һәм терлекчелек буенча югары күрсәткечләргә ирешкән районнар арасында безнең Балтачыбыз да мактап телгә алынды. Әлеге чарада Район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм районның алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре катнашты.
Чыганак: Интертат.ру басмасы