Балтач басуларында һава торышының аяз булуыннан файдаланып тулы куәтенә эш гөрли. Хәзерге көндә авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре кырларында кукуруз алу бара. Турыдан-туры бөртеккә суктыручы һәм силоска салучы хуҗалыклар да бар. Менә, “Кызыл юл” җәмгыяте комбайнчысы Нәкыйп Шәйхетдинов Дон – 1500 белән 26 сентябрьдә – 130 тонна, икенче көнне 85 тонна кукуруз суктырып алган. Гектарыннан 36 тонна уртача уңыш чыгып бара. Бу җирлектә кукурузның “Росс 140” дигән сорты яхшы уңыш биргән.