Китапханәче заман белән бергә атларга тиеш

2016 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

29 нчы сентябрь көнне Шеңшеңәр төп гомуми белем мәктәбендә авыл китапханәчесе “Китапханәче заман белән бергә атларга тиеш”  дип аталган дәрес үткәрде. Китапханәче һөнәренә карата укучыларда кызыксыну уят; бу һөнәрнең нечкәлекләрен; хезмәтнең тормышта кеше өчен  әһәмиятен төшендерү; һәртөрле файдалы  эшнең мактауга лаек икәнен аңлату; һөнәр сайлауга әзерләү һәм хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү максатыннан чыгып үткәрелгән дәрестә укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International