Мәдәният дәресләре

2016 елның 20 сентябре, сишәмбе

Менә быел да, 16 сентябрь көнне, Балтач үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре район Мәдәният үзәге методисты белән берлектә  Балтач урта мәктәбендә һәм Балтач гимназиясендә 1-4 сыйныфларда укучы балалар өчен “Укучының мәдәни көндәлеге” кысаларында Мәдәният дәресләре уздырдылар. Кечкенә китап укучыларыбызны республикабызда, районыбызда урнашкан мәдәният учаклары белән таныштырып, балаларга  көндәлек тутыру тәртипләре аңлатылды.Ахырдан балаларга Мәдәни көндәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International