Сайлаулар тыныч шартларда үтте.

2016 елның 20 сентябре, сишәмбе

Балтач районында Россия Федерациясенеӊ Дәүләт Думасына сайлаулар барышында барлыгы 33 сайлау участогы эшләде, шуларның дүртесе Балтач шәһәр җирлегендә, ә калганнары 17 авыл җирлегендә урнашканнар иде. 
Районда 25 785 сайлаучы теркәлде, шуларның 253е – беренче тапкыр тавыш бирүчеләр. Территориаль сайлау участогы хәбәр иткәнчә, яшь сайлаучыларныӊ барысы да тавыш бирүдә катнашканнар. Беренче мәгълүматлар буенча, Балтач районы буенча сайлау участокларына барысы 25 270 сайлаучы килгән, бу барлык сайлаучыларныӊ 98 проценты. Шеӊшеӊәр, Иске Көшкәт, Шубан сайлау участокларында кичке сәгать алты да ук исемлектә булган барлык сайлаучылар сайлауга килеп, тавыш бирүдә канташканнар. Балтач районы буенча сайлау нәтиҗәләреннән күренгәнчә сәяси партияләр арасында өстенлек "Бердәм Россия"дә - 94,92 % тавыш җыйган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International