Бистәдә дүртенче - "Балтач нуры" мәчете төзелә.

2016 елның 20 сентябре, сишәмбе

Еллар узган саен халык дингә күбрәк тартыла башлады. Балтач бистәсендә быел язын өченче "Ислам нуры" мәчете ачылып кулланылышка тапшырылган иде. Инде менә бистәнеӊ торак-коммуналь хуҗалыгы оешмасы ягында урнашкан микрорайонда яшәүчеләрнең сорауларын исәпкә алып, Гариф Ахунов урамында «Балтач нуры» исемле дүртенче мәчет төзелә башлады. Бүгенге көндә мәчетнең беренче катының стеналары өелде.

Хөрмәтле райондашлар, әгәр дә мөмкинлегегез булып, Аллаһ йортын төзүгә өлеш кертергә, игелекле гамәл кылырга уйлыйсыз икән, түбәндәге счетларга ярдәмне күчерә аласыз. 

ИНН 1612090098 КПП 161201001 
р/сч.№40703810000000000872 в ОАО «АИКБ «Татфондбанк» 
БИК 049205815 к/сч 30101810100000000815 
Карта VISA СБЕРБАНК 4276 8620 1739 8332 до 06/17 
QIWI кошелек +79178886625

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International