Балтачта сайлаучыларны Казан өчен тавыш бирергә чакырдылар

2016 елның 20 сентябре, сишәмбе

18 сентябрь  көнне  сайлауларда катнашучы балтачлыларга 200 сумлык  яңа купюра ясалма акчалар өләшенде. Сайлауларда катнашкан райондашларга рәхмәт белдереп, киләчәктә Казаныбыз күренешләре сурәтләнгән  акчаларны кулларыбызга  алырга насыйп булсын,  дигән теләктә аларны  "Твоя-россия.рф сайтында Казан өчен тавыш бир" акциясенә кушылырга чакырдылар.

Исегезгә төшерәбез: Үзәк банк чыгарачак 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотларда урын алырга мөмкин булган символларга тавыш бирү дәвам итә. Яңа банкнотларда урын алырга мөмкин булган символларны сайлау максатында  бирүдә Казан символлары дүртенче урынга күтәрелде.

 

Хөрмәтле райондашлар, Сезне Твоя-Россия.рф сайтында алып барыла торган акциядә 200 һәм 2000 сумлык купюраларда Казан объектлары символ булсын өчен тавыш бирүдә активрак булырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International