Без һәм Мәдәният

2016 елның 17 сентябре, шимбә

16 нчы сентябрь көнне Шеңшеңәр төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары авыл китапханәсенә “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында китапханәче һәм мәдәният йорты мөдире катнашында “Без һәм Мәдәният” исеме астында мәдәни дәрескә җыелдылар. Мәдәниятнең безнең тормышыбыздагы әһәмияте, кешелек барлыкка килгән көннән алып бүгенгә кадәр килеп җиткән сәнгать төрләре турында кызыклы әңгәмәдә бик теләп катнаштылар. Мәдәнияткә багышлап төзелгән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Милли уен коралыннан саналган гармун, баян, тальян турында да мәгълүмат алдылар. Балтач районының күпмилләтле халык икәнлеген ассызыклап, төрле милләт, төрле дин тотучы райондашларыбызга карата миһербанлы булып яшәргә кирәклегенә төшенеп, терроризмга каршы айлык кысаларында, дөньяда барган төрле чуалышларга ризасызлык белдереп, “Без тынычлык телибез” дигән әңгәмәдә дә катнаштылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International