16 нчы сентябрь көнне Шеңшеңәр авыл китапханәчесе Ор башлангыч мәктәбенең укучылары өчен “Мәдәният бездән башлана” дигән мәдәни дәрес үткәрде. Дәрес вакытында укучылар мәдәният төшенчәсенең безнең тормыштагы урыны турында әңгәмәдә катнаштылар. “Казаным – мәдәни башкала” исеме астында китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Дәрес ахырында халкыбызның борын-борыннан күрше халыклар белән дус-тату яшәгәнлеген ассызыклап, терроризмга каршы айлык кысаларында “Без тынычлык яклы” шигаре астында да әңгәмә үткәрелде.