Парклар hәм скверларда чаралар үткәрү буенча расланган план кысаларында 19 нчы август көнне “Наз” социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә урнашкан хәриячеләр аллеясендә тернәкләнүчеләр арасында физкльтура буенча инструктор Рузилә Гафиуллина тарафыннан шашка ярышы үткәрелде. Ярыш нәтиҗәләре буенча ирләр арасында Арчадан 2нче төркем инвалид Самат Мамаделеев, ә хатын-кызлардан Казан каласыннан пенсионер Әльфия Закирова җиңүчеләр дип табылды. Кызу барган ярыш күпләрнең онытылып барган шөгыльләрен кабат искә төшерде. Чара ахырында җиңүчеләр диплом белән бүләкләнделәр.