“Наз”да кунакта Наиль Фасихов

2016 елның 12 августы, җомга

2016 нчы елның 11 августында Балтачның “Наз” тернәкләндерү булекчәсенә Нөнәгәр авылында яшәүче Наил Фасыйхов хәйрия концерты белән килде. Икенче төркем инвалид Наил абый шигырьләр, җырлар яза, бик матур итеп баянда уйный.

Әлеге чарада Наил абый үзенең моңлы җырлары белән тернәкләнү узучыларның күңелләрен үстереп, дәртләндереп җибәрде, баянда төрле көйләр башкарып барлык тамашачыларны да таң калдырды.  Тернәкләнүчеләр Наил абый  белән бергә яшьлекләрен искә алып моңлы җырларын җырлап, биеп алдылар.

“Наз” да тернәкләнү узучы инвалидлар, пенсионерлар Наил абыйга үз теләкләрен, рәхмәтләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International