Район буйлап төзелешләр бара.

2016 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Балтач районы Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан хупланган 30га якын программада уңышлы катнашып, районыбызның үсешенә, җирле халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга ирешеп килә. Соңгы берничә елда башкарылган төзелешләр райондашларыбызның күз уңында. Күп кенә авылларда төзелеш эшләре барды һәм әле дә дәвам итә. Кайсы гына тармак булмасын, яңа объектлар сафка баса. Авылларда һәм район үзәгендә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен яңа йортлар салына, тузган торактан күчерү программмасы да тормышка ашырылып килә. Бистә үзәгендә бишенче номерлы һәм Чепьяда яңа балалар бакчалары ачылды. Бөрбашта яңа мәктәп бинасы төзелде. Балтач бистәсендә, Чепья, Кариле авылларында күп фатирлы йортларга, Кенәбаш бакча-мәктәп комплексына, Салавыч күппрофильле лицейга, Балтач, Чепья, Пыжмара, Арбор һәм  Куныр мәктәпләренә, “Факел” яшүсмерләр клубына, Кече Лызи авылы мәдәният йортына, район үзәк хастаханәсендә, Чепья, Кариле, Яңгул амбулаторияләрендә капиталь ремонт эшләре башкарылды.  Дорга, Тагашур, Нормабаш, Сосна, Яңа Салавыч, Сизнер, Пүскән, Югары Субашта  һәм Таузар, Түбән Кенә, Алан, Түнтәр авылларында сафка баскан яңа күпфункцияле үзәкләрдәге фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды. Район үзәгендәге “Гадел хөкем йорты”  һәм район эчке эшләр бүлеге янәшәсендә изолятор бинасы төзелде.  Барлыгы тугыз урында – Балтач  бистәсендә 3әү, Норма, Чепья, Карадуган, Яңгул, Куныр, Иске Салавыч авылларында хоккей, футбол, универсаль спорт һәм балалар өчен  уен мәйданчыклары барлыкка килде. “Уңайлы мохит” программасы буенча мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен район үзәгендәге оешма һәм мәгариф учреждениеләрендә уңайлыклар булдырылып килә. Юллар салу һәм төзекләндерү юнәлешендә исә  районыбызда 3 төрле дәүләт программасы гамәлдә. Үткән җәйдә район үзәгенең Ленин урамы тулысы белән заманча төзекләндерелде.  “Чиста су” программасы нигезендә авылларыбызда халыкны чиста су белән  тәэмин ителә.

Авыл хуҗалыгы тармагында да булганын саклап калып, яңалыкка омтылу хас. Район ветеринария берләшмәсендә капиталь ремонт эшләре башкарылды, Чутай, Карадуган, Алан авылларында өр-яңа ветеринария пунктлары  булдырылды, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә яңа ферма-амбарлар төзелә, булганнары яңартыла.

Ел башыннан район җирлегендә төзелеш, капиталь ремонт эшләре бара. Инде нәтиҗәләре дә күренә башлады. Яңгулда яңа модульле ветеринария пункты кулланылышка тапшырылды.  Ярак-Чурма авылында бер түбә астында  балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп булган  күпфункцияле үзәк, Көек авылында яңа ФАП, район үзәк хастәханәсе территориясендә  паталогик анатомия бүлеге  төзелеп килә. Ә Чутай, Сәрдегән, Шубан авылларында фельдшер-акушерлык пунктларына, Карадуганда һәм Ушмада күп фатирлы йортларда, Кенә мәктәбендә, Бөрбаш, Кариле авылларында һәм Балтачның беренче номерлы балалар бакчаларында, район үзәгендәге хәрби комиссариат бинасында, Чепья һәм Борнак авыл җирлеге идарәләрендә капиталь ремонт эшләре башкарыла. Кариле авылында чистарту корылмасы модернизацияләнде.

Соңгы елларда гамәлгә кергән, халыктан җыелган  үзара салым акчаларына авыл урамнары, күперләр, чишмә-коелар төзекләндерелә. Ә бистә үзәгендә заманча “Балтач” ял паркы хасил булды, ә “Сабантуй” паркында бүгенге көндә дә төзелеш эшләре дәвам итә. Киләсе елга бассейнлы да булырбыз әле! Яңа йортлар салыну, сәүдә үзәкләре арту да райондашларыбызның тормыш-яшәеше яхшыра баруын дәлилләүче фактлар.

Районыбызда булган барлык төзелешләрдә дә районыбыз төзүчеләренең керткән өлешен күрәбез.  Рәхмәт аларга!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International