“Иртәне ничек башласаң, көнең шулай узар,”- дигән халык әйтемен hәркем балачактан яхшы хәтерли. Иртән эшләгән күнегүләр көне буена дәрт алырга менә дигән мөмкинлек бирә.
“Иртәне бишлегә” акциясе кысаларында “Наз социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә “Татарстан командасы” белән бер рәттән хезмәткәрләр hәм тернәкләнү узучылар өчен иртәнге күнегүләр үткәрелде. Төрле күнекмәләрдән торган күнегүләрне инструктор кушканча башкару тернәкләнүчеләр өчен hич кенә дә авыр тоелмады. Бүлекчәдә көн саен башкарыла торган иртәнге күнегүләрдә тернәкләнүчеләр бик теләп катнашалар.