2016 елның 10 августында “Социаль туризм» кысаларында “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендәге тернәкләнү узучы пенсионерлар hәм инвалидлар Арча районы Кырлай авылында бөек шагыйребез Габдулла Тукай музеенда экскурсиядә булдылар. Андагы ясалган әкият геройлары, күп төрле композицияләр, музей хезмәткәренең эчтәлекле сөйләве тернәкләнүчеләрнең күңелендә якты истәлек булып калды. Мондый чаралар өлкәннәргә истәлекләрне барларга, аралашу киңлеген киңәйтергә мөмкинлек бирә.