Екатерина Игнатьева республикакүләм сыер савучылар ярышында районыбыз данын яклады

2016 елның 3 августы, чәршәмбе

27 – 28 нче июльдә Кукмара районы Вахит хужалыгында республикакүләм сыер савучылар ярышы узды. Биредә безнең районнан «Дуслык» хужалыгы сыер савучысы Екатерина Игнатьева катнашты.

Бөрбашта узган терлекчеләр бәйрәмендә Екатерина җиңү яулап республикакүләм сыер савучылар ярышында районыбыз данын яклау хокукына ия булган иде.

Кукмарада узган республикадакүләм сыер савучылар ярышында Екатерина Игнатьева уңышлы чыгыш ясап, “Иң яшь сыер савучы” номинациясендә, тегү машинасы һәм 3 мең сум күләмендә акчалата бүләккә ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International