Балтачта күпме ашлык җыйганнар

2016 елның 1 августы, дүшәмбе

31 июль хәбәрләренә караганда, районыбызда иген кырларыннан бер көнгә 3891 тонна ашлык ындыр табакларына озатылган.

Кырларда кызу урак өсте. Комбайннар гөрелтесенә кушылып, тракторлар ярышы-ярыша көзге чәчүгә җир хәзерлиләр. Амбарларда халыкка яӊа уӊыштан ашлык өләшү, бөртекләрне киптерү, аны орлыкка салу белән шөгельләнәләр.

Районыбызда иген кырларыннан бер көнгә 3891 тонна ашлык ындыр табакларына озатылган. Ә  район буенча тулаем җыен 31607 тонна булган инде. Иӊ күп ашлык хәзерге көнгә Тимирязев исемендәге хуҗалыкта – 2629 тонна. «Игенче» – 2585 тонна, «Татарстан» җәмгыяте 2327 тонна, «Сосна» 2305 тонна ашлык җыеп алдылар.  Игенчеләребезгә уӊышлар телик!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International