“Эшче төркем” балаларны кайгырта

2016 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

Районыбыз җирлегендә балигъ булмаган балалар арасында җинаятьчелекне, хокук бозуларны булдырмый калу чараларын оештыру һәм контрольдә тоту максатыннан, Балигъ булмаган балалар белән  эшләү һәм аларның хокукларын яклау  комиссиясенең (КДН) “эшче төркем”е чираттагы утырышка җыелды.

Район башлыгы урынбасары,  әлеге комиссиянең  рәисе Наил Сабирҗанов һәм район прокуроры урынбасары Фәрит Шәрифуллин  мәгариф учреждениеләрендә хокук тәрбиясе, яшүсмерләрне закон бозу очракларыннан аралау, кисәтү һәм профилактик чараларны җәелдерү турында искәрттеләр
һәм законга кертелгән үзгәрешләр белән таныштырдылар.

Полиция бүлеге хезмәткәре Ләйсән Шакирова үз чыгышында  авыр хәлле гаилә буларак профилактик учетта торучы гаиләләрне һәм аларда тәрбияләнүче балаларны контрольдә тоту, иминлеген кайгырту  җәйге ял вакытында укучыларны эшкә урнаштыру, аларның мәшгуль булуларын тәэмин итү мәсьәләсенә киңрәк тукталды.

Авыр хәлле һәм опекун гаиләләрдәге четерекле мәсьәләләрне ачыклауны, дәүләт органнары тарафыннан тиешенчә игътибар бирелүне контрольдә тотарга һәм хокук бозуларны булдырмау өстендә эшләргә дигән бурыч йөкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International