Чепьяда урнашкан янгыннан саклау бүлегенә экскурсия.

2016 елның 27 июле, чәршәмбе

2016 елның 27 июлендә социаль- тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар Чепьяда урнашкан янгыннан саклау бүлегенә экскурсиягә бардылар.

Экскурсияне бүлекчә җитәкчесе Радик Мингазов үткәрде. Ул иң элек бүлекчә эшчәнлеге белән таныштырып үтте, янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен  искәртеп үтте, быелның ярты елында булган янгыннар турында сөйләде.

Экскурсия барышында Радик Мингазов янгын вакытында коткаручылар кия торган махсус киемнәр, янгын сүндерү машиналары нинди җайланмалар белән җиhазландырылган, юл- транспорт хәлакәте вакытында кулланыла торган җайланмалар турында сөйләде.

Экскурсия ахырында кабаттан янгын килеп чыга калса кая, ничек хәбәр итү телефон номерларын әйтеп үтте. Бу экскурсия тернәкләнү узучыларда зур кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International