Исәп алу буенча “кайнар линия” эшли.

2016 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Билгеле булганча, хәзерге көннәрдә илебездә Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу бара. Ул 15 августка кадәр дәвам итәчәк.

Районыбызда да авыл хуҗалыгы исәпкә алу тулы куәтенә бара. Күп җирлекләрдә инде тулаем эшнең 50 проценттан артыгы башкарылган.

 Шунысын да исегезгә төшерәбез: Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу чорында “кайнар линия” эшли. Әгәр дә әлеге кампания эшчәнлегенә яки аның буенча эшләүчеләргә карата сораулар туган очракта, “кайнар линия”гә мөрәҗәгать итә аласыз: Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Россия буенча номеры – 8-800-707-2016, 9-19 сәгатьләрдә, Татарстанда – 8(843) 292-86-02 (8-18 сәгатьләрдә) телефоннары буенча шалтыратырга мөмкин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International