Ана капиталы турындагы законга яңалыклар кертелде

2016 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Соңгы вакытта Ана капиталы турындагы законга күп кенә яңалыклар кертелде.

Исегезгә төшерәбез: әле ел азагында гына Ана капиталы турында законның срогы чыгуы турында борчылучы гаиләләр күп иде. 2015 елның декабрендә күптән көтелгән закон, ниһаять, кабул ителде: аның нигезендә Ана капиталы программасы тагын ике елга озайтылды. Шулай итеп, Ана капиталы белән кулланырга теләүчеләрнең 2018 елның 31 декабренә кадәр вакытлары бар.


Билгеле булганча, әлегә кадәр Ана капиталын 3 юнәлеш буенча куллану мөмкинлеге бар иде: гаиләнең торак шартларын яхшырту; балаларның укуы өчен түләү; ананың булачак пенсия күләмен арттыру. Ә хәзер шушы юнәлешләргә тагын бер мөмкинлек өстәлә. 2015 елның ноябрендә кабул ителгән яңа федераль закон буенча, Ана капиталын куллануның яңа төре гамәлгә кергән – ул инвалид балалары булган ата-аналарга ярдәм итүгә нигезләнгән. Хәзер Ана капиталын инвалид балаларның җәмгыятькә интеграциясе һәм иҗтимагый адаптациясе өчен кулланылган товарлар һәм хезмәтләр сатып алуга тоту мөмкинлеге булдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International