Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов – Бөрбаш авылында узган Республика мөселман балалар Сабан туеның мәртәбәле кунагы.

2016 елның 18 июле, дүшәмбе

Кичә 17 июль – якшәмбе көнне Бөрбаш авылында Республика мөселман балалар Сабан туе булды. Әлеге үзенчәлекле күркәм чара районыбыз җирлегендә тугызынчы мәртәбә үткәрелде. Бәйрәмгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да кайтты.

Шулай ук Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсхәт Сәфәров, Татарстан Диния нәзарәтеннән мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин,  РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин, Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе, якташыбыз Алмаз Хисаметдинов, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм Фонды директоры Нурия Хашимова, хәләл индустриясе милли ассоциациясенең Башкарма директоры Флюра Абдуллина кебек мәртәбәле шәхесләр дә бар иде.

 Сабантуйның ачылу тантанасында иң элек Президент сәламләде:

– Сабантуйлар күп төрле була, күбесендә булган бар. Әмма гадәти булмаган мөселман Сабан туенда беренче тапкыр катнашуым.  Мондый Сабантуйлар бик кирәк. Гореф-гадәтләрне, телебезне, динебезне саклауда аның әһәмияте бик зур. Сабантуй бик матур урында, югары дәрәҗәдә оештырылган, – дип бәяләде  Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында.

Республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасының Диния Нәзарәте баш казые һәм якташыбыз, шушы Сабантуйның оештыручысы Җәлил хәзрәт Фазлыев, район башлыгы Рамил Нотфуллин да халыкны кайнар сәламләп, изге теләкләрен ирештерделәр. Сабантуй  Җәлили хәзрәтнең хәер догасы, кечкенә балаларның коръән сүрәләре укулары белән башланып китте. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре, район сәнгать мәктәбе укучылары  гореф-гадәтләребезне чагылдырган  музыкаль театральләштерелгән тамаша тәкъдим итте.

Президент Рөстәм Миңнеханов Сабантуй мәйданы янында булдырылган "Һөнәрчелек шәһәрчеге"ндә районыбызның һөнәрчеләре, мәгариф учреждениеләрендә эшләп килүче һөнәри түгәрәкләрнең эшчәнлеге, шәхси эшмәкәрләр белән танышты. Президент  укучыларның сәләтләрен, аларның фән, техника, балта эше, тегү, кул эшләнмәләре һәм авыл хуҗалыгы тармагы белән кызыксынуларын югары бәяләде. "Алга таба да үсәргә, камилләшергә кирәк!", дип үзенең киңәш-тәкъдимнәрен бирде.

Республика Лидеры йорт куяннары үрчетү белән шөгыльләнүче, 8 сыйныфны тәмамлаган, киләчәктә ветеринария Академиясенә укырга керергә хыялланам, дигән яшүсмер егеткә, "Афәрин, бүгеннән үк һөнәр сайлап куйган!" дип хуплавын җиткерде.

Бәйрәмнең тагын бер үзенчәлеге – өйлә намазын бәйрәмгә җыелган халык бергәләшеп, мәйдан уртасында укыды. Бу һәр елда да кабатлана. Әлеге изге гамәл халыкның бердәмлеген, диннең куәтен тагын бер кат дәлилли. Өйлә намазының Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә укылуы бәйрәмебезгә тагын бер кат илаһилык һәм дәрәҗә өстәде.

Балалар Сабан туе гына дисәк тә, балалар бәйрәмгә әти-әни, әби-бабалары белән килә. Яшь буын өлкәннәр һәм әти-әниләре үрнәгендә тәрбияләнеп үсә. Шуңа да өлкәннәрнең Аллаһыга дога кылып, намазга басуы үзе үк тәрбия сәгате.

Бәйрәм кызганнан-кызды. Ульяновск, Оренбур, Киров өлкәсе, Башкортстаннан һәм күрше-тирә районнардан килгән балалар бер мәйданда күңел ачты.  Мәйдан уртасында көн дәвамында берсеннән-берсе үзенчәлекле бәйгеләр, уеннар, милли көрәш дәвам итте. Баш батырга бүләккә тәкә һәм скутер иде.  Коръән сүрәләре уку, бәет-мөнәҗәтләр башкару осталыкларын да күрсәттеләр. Башкала артистлары Ильяс Халиков белән Илгиз Шәйхразиевның дини эчтәлектәге җырларын да тамашачы яратып кабул итте.

Шәмәрдән юлы буендагы басуда ат чабышы оештырылды. Халыкның бер өлеше чабышкыларның ярышын карап хозурланды. Ул биш узыштан торды. Айгырлар, бияләр һәм гарәп токымлы атлар ярышты. Барлыгы 24 ат катнашты. Беренче  урыннарда  айгырлар  арасында Тимирязев исемендәге хуҗалыктан “Виктори”кушаматлы аты белән Шамил Гарипов,   “Бөрбаш”тан “Трендбой” чабышкысы белән Дмитрий Терентьев, бияләр арасында “Бөрбаш”тан “Ультрастар”ы белән  Дмитрий Терентьев, гарәп токымлы атлар арасында “Татарстан” җәмгыятеннән “Псебай” кушаматлы чабышкы белән Ирек Төхвәтуллин бүләкләнде.

Ә милли көрәшкә килгәндә ул өч төрдә үтте. Мәктәпкәчә яшьтәге кечкенә малайлар, 18 яшькәчә яшүсмер егетләр һәм 60 яшьтән югары булган мәчеткә йөрүче бабайлар арасындагы көрәшләр. Яшүсмерләр көрәшендә төп приз – скутерны 36 килограммлы Кукмара егете отты. Батырны бил алышкан егетләр арасында җирәбә сикертү юлы белән ачыкладылар. Ә бабайларга дип махсус билгеләнгән олы бүләк – тәкә Бөрбашта калды. Ул батыр калган Ринат Шәфигуллинга тапшырылды.

Әлеге Сабантуйны оештыруда, территориясен төзекләндерүдә, бәйрәмне  уздыруда  иганәчелек ярдәме күрсәткән  хезмәт коллективлары, шәхси затлар һәм җитәкчеләргә  Җәлил хәзрәт Фазлыев олы рәхмәтен белдереп, Рәхмәт хатлары, истәлек  бүләкләре тапшырды.  Җәлил хәзрәт: “Сабантуйны үткәрүгә иң  зур ярдәм күрсәтүче Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы башлыгы Эдуард Ганеев булды. Рәхмәт аңа!” дип аерым билгеләп үтте.

(Ясминә Шәмсетдинова)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International