Районыбыз яшьләре, “Рәсми Балтач” төркеме сезне бәйрәмгә чакыра

2016 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Бүген – 7 июль көнне “Сабантуй”ял һәм спорт паркында район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров җитәкчелегендә чираттагы “Яшьләр форумы” булачак.

Форумда район яшьләренең уңышлары һәм проблемалары турында әңгәмәләр оештыру, киләчәккә максат һәм планнар билгеләү, яңадан-яңа тәкъдимнәр кабул итү күздә тотыла.

Форум “Сабантуй” паркының волейбол мәйданчыгында үткәреләчәк. Сәгать 17.30да башлана.

“Яшьләр форумы”ның икенче өлеше район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашында, бистә үзәгендәге “Балтач” ял паркында үтәчәк. 

Әлеге чарада ТР Яшьләр эше һәм спорт министрлыгының һәм район башлыгының Рәхмәт хатына  лаек булучы яшьләр, күп балалы яшь гаиләләр, иң соңгы никахларын рәсмиләштергән пар, паспорт алучы яшь, гражданнар, армия хезмәтеннән Мактау таныклыгына ия булып кайткан егетләр бүләкләнә.

Шулай ук “Коляскалар парады” конкурсының җиңүче яшь гаиләләренә дә  махсус бүләкләр каралган. Биккүп төрле мавыктыргыч уеннар һәм бәйгеләр булачак. Бәйрәм тамашасын мәдәният үзәге һәм район яшьләр эше һәм спорт бүлеге хезмәткәрләре алып бара. Чараның махсускунаклары “Рәвешләр” юмор театры артистлары Әбри Хәбриев белән Айдар Галиәскаров һәм популяр эстрада артисты Мөнир Рахмаев.

Бәйрәм кичке сәгать 7.00 дә башлана. Хөрмәтле районыбыз яшьләре, сезне “Балтач” паркында көтеп калабыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International