Түнтәр авылында яшәүче Фәүзия Гәйнетдин кызы Рәхматуллинага 15 февраль көнне 95 яшь тулды.

2016 елның 15 феврале, дүшәмбе

   Түнтәр авылында яшәүче Фәүзия Гәйнетдин кызы Рәхматуллинага 15 февраль көнне 95 яшь тулды. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Урта Көшкәт авыл җирлеге башлыгы Юрий Перфилов, җаваплылыгы чикләнгән «Дуслык» җәмгыятенең  бригадиры Наил Шәфигуллиннар изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International