Хәтер бакчасы: "Гаилә" паркында яңа агачлар

2026 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Балтач районы халкы Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылды.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендә оешма һәм предприятие җитәкчеләре, Балтач мәктәбе укучылары Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә «Гаилә» паркы янына 1000 төп яшь нарат агачлары утырттылар.

Яшел үсентеләр – буыннар бәйләнешен, тынычлыкка һәм киләчәккә өметне гәүдәләндерә. Еллык традициягә әйләнгән күркәм акция – хәтерне саклау, аны киләчәк буыннарга тапшыруның матур үрнәге.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International