94 яшь — зирәклек һәм игелек: Рауза апа юбилее

2026 елның 27 апреле, дүшәмбе

Апрельнең бәрәкәтле көннәре районыбызның чираттагы акъәбисенә олуг туган көнен якыннары җылысын тоеп, хәерле исәнлектә каршы алырга насыйп итте. Шушы көннәрдә Кариле авылында гомер кичерүче Сабирова Рауза Гайфетдин кызы үзенең 94 яшьлек күркәм гомер бәйрәмен билгеләп үтте.

Рауза апа Кариле авылында ишле гаиләдә — биш баланың төпчеге булып дөньяга килә. Балачагы авыр сугыш елларына туры килсә дә, ул тормышка, кешеләргә мәхәббәт һәм хезмәткә тугрылык белән үсә. Рауза апаның хезмәт юлы район хастаханәсе белән бәйле, ихтирамлы акъәби, лаеклы ялга чыкканчы шунда санитарка булып эшләп, намуслы хезмәт итә. Аның куллары күпме авыруларга ярдәм күрсәткән, күпме кешегә җылылык һәм игътибар бүләк иткән.

Тормыш иптәше Шарифҗан ага белән алар бер ул һәм бер кыз үстерәләр. Бүген инде аларның балалары — үзләре әти-әни, ә оныклары һәм оныкчыклары — Рауза апаның иң зур куанычлары. «Итәгемне тутырып үстергән оныкларым, оныкчыкларым янәшәсендә мин үземне бик бәхетле сизәм», — ди ветеран, күзләрендәге шатлык нурын яшермичә.

Олы яшьтә булуына карамастан, Рауза апа бүген дә тик утырмый. Ул – районыбызның көмеш волонтеры, изге эшләрнең үзәгендә кайнаучы акъәби. Махсус хәрби операциядә катнашучы солдат егетләребезгә ярдәм итү йөзеннән, ул йон оекбашлар бәйли, гуманитар ярдәм җыюда үзеннән зур өлеш кертә. Аның куллары гына түгел, йөрәге дә һәрвакыт яшьләр белән бергә, ил язмышы өчен борчыла.

Районыбызның мәрхәмәтле йөрәкле акъәбисен туган көне белән ихластан котлыйбыз! Рауза апага ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якыннарының игелеген күреп, озын-озак гомер итүен телибез. Аның тормышы — яшь буынга үрнәк, ә изге эшләре барыбызга да илһам бирсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International