Бөек Ватан сугышы ветераннары: Җиңүнең 81 еллыгына котлау һәм бүләкләр

2026 елның 17 апреле, җомга

Районыбыз территориясендә гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына, Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән, күчтәнәч пакетлары һәм котлау открыткалары тапшыру чараларына старт бирдек.

Бүген Балтач бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльван Гыйлмулла улы Гыйлмуллинны, сугыш ветераннарының тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре - Мәгъфирә Лотфулла кызы Лотфуллинаны,Роза Әхәт кызы Гәрәеваларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, Республика Рәисенең исемле котлауларын, бүләкләр тапшырдык.

Без Сезнең белән, Сезнең каһарманлык белән ихлас горурланабыз!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International