Чернобыль Геройларына мәңгелек хәтер: фаҗигагә 40 ел

2026 елның 27 апреле, дүшәмбе

Бүген радиация фаҗигаләрендә һәм һәлакәтләрендә һәлак булганнарны искә алып, бер минутлык тынлык белән хөрмәт күрсәттек.

Быел Чернобыль атом электр станциясендәге коточкыч фаҗигагә нәкъ 40 ел тулды. Бу — егерменче гасырның иң куркыныч афәтләренең берсе.

«Ватан сакчылары» паркында чернобыльче райондашларыбыз, аларның гаилә әгъзалары белән очрашып, фаҗигане бетерүдә катнашкан батырларыбызга олы рәхмәтемне җиткердем.

Әлеге фаҗигане җиңүгә үз өлешен керткән, бүгенге көндә безнең арабызда булмаган батырлар да бар. Аларның исемнәре безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Аларга һәм барлык корбаннарга мәңгелек дан! 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International