Ветераннар арасында узучы «Балкыш» район фестиваленең йомгаклау концерты узды

2026 елның 30 гыйнвары, җомга

  Өлкәннәр арасында үзешчән сәнгать осталарын ачыклау, аларның талантларын камилләштерү максатыннан Татарстан Республикасы ветераннары арасында оештырылучы 9 нчы “Балкыш” фестивале янәдән сәхнәләрне гөрләтте.

 Быелгы фестиваль аерым бер әхәмияткә ия , чөнки ул берьюлы өч датага багышлана: Россия Халыклары Бердәмлеге елына, Татарстан Республикасында Хәрби һәм Хезмәт батырлыгы елына һәм Татарстан республикасы Ветераннар төбәк иңтимагый оешмасының 40 еллык юбилеена. 

 Әлеге иҗади фестивальнең муниципаль этабы 20,21,22,23 нче гыйнвар көннәрендә Смәел, Арбор, Урта Көшкәт, Карадуган зоналарында узды һәм барлыгы 300 гә якын кеше катнашты. 29 гыйнвар көнне бәйгенең 2 нче турында барлыгы 140 үзешчән сәнгать осталары чыгыш ясады. “Балкыш” фестиваленең үзенчәлеге аның эченә яшерелгән. Беренче карашка, ул үзешчән ветераннар коллективларын берләштергән гади сәнгать бәйгесе сыман. Чынлыкта исә, “Балкыш”-өлкән буынның яшьлегенә кайтуы да, рухи-әхлакый кыйммәтләребезне барлау да. Аларның чыгышларында еллар дәвамында тупланган зирәклек, хезмәт һәм батырлык чагыла.                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                             

 Районыбыз үзенең күпмилләтле халкы белән  чын күңелдән горурлана ала. Алар үзара тыныч, дусларча тату яшиләр һәм тормыш матурлыгы хакына тырышып  хезмәт итәләр. Үз телләрендә иркенләп сөйләшәләр, белем алалар, иҗат итәләр. Фестиваль барышында бу иҗади дуслык аеруча нык чагылыш тапты. Бер-берсенә үрелеп баручы төрле милләт вәкилләренең чыгышларын тамашачы аеруча җылы кабул итте. Шуңа да безнең иң олы максатыбыз бүген гасырлардан килгән шушы бәрәкәтле туганлыкны саклау һәм ныгыту.                                                                                     

 Чара азагында , “Районыбыз сәхнәсендә башкарылган хәрбер чыгыш чын мәгънәсендә күркәм тамаша булды” дип ассызыклады Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы. Шулай ук, Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре, район киночелтәре директоры, Балтач районының сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы рәисе-Михайлов Радик Тихонович та үзенең ихлас рәхмәт сүзләрен ирештерде һәм үзешчәннәребезгә диплом һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International