Яшүсмерләргә диспансерлаштыру: Арча аграр-сәнәгать көллияте студентларын кабул итү

2025 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе

Яшүсмерләрне диспансерлаштыру кысаларында «Балтач үзәк район хастаханәсе» ДАССОның табиб-урологы Зарипов Рамил Рим улы һәм гомуми практика табибының шәфкать туташы Заһидуллина Лилия Мөдәрис кызы Арча аграр-сәнәгать һөнәри көллиятенең 2 нче филиалында булдылар.

 Күчмә кабул итү вакытында табиб-уролог Рамил Римович студентларга сәламәт яшәү рәвеше алып баруның мөһимлеген искәртте. Ул ассызыклаганча, дөрес туклану, даими физик активлык, зарарлы гадәтләрдән баш тарту һәм ел саен профилактик медицина тикшерүләре — сәламәтлекнең төп өлешләре.

 Репродуктив сәламәтлекне диспансерлаштыру «дәвамлы һәм актив тормыш»милли проекты кысаларында үткәрелә. Ул 18 яшьтән 49 яшькә кадәрге ир-атларның һәм хатын-кызларның сәламәтлек торышын комплекслы бәяләүне үз эченә ала. Моннан тыш, 2025 елдан Россиядә ата-аналарга ярдәм итүгә, халыкның репродуктив сәламәтлеген ныгытуга һәм актив озак яшәү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән «Гаилә» милли проекты гамәлгә ашырыла. 1 сентябрьдән әлеге проект кысаларында балалар һәм яшүсмерләрнең репродуктив сәламәтлеген бәяләү процедурасы кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International