Россия Федерациясе Конституциясе Көне

2025 елның 12 декабре, җомга

Ватанны саклаучылар елы һәм Россия Федерациясе Конституциясе көне кысаларында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече көндезге Сәфәр төркемендә катнашучылар өчен «Ватанны саклаучылар»музеена экскурсия оештырды.

Музей җитәкчесе сугыш хәрәкәтләре ветераны Дилүс Мәгъсүм улы Гатиятуллин катнашучыларга Ватан алдындагы бурычларын намус һәм кыюлык белән үтәгән Россия сугышчыларының авыр юлы турында сөйләде.

Катнашучылар музейда тәкъдим ителгән барлык экспозицияләрне: фотосурәтләрне, документларны, китапларны, сугыш урыннарында табылган әйберләрне һәм коралларны зур кызыксыну белән карадылар. Музейга бару анда кызыксыну гына түгел, ватанпәрвәрлек, үз илең, халкың өчен горурлык хисе дә уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International