Һәр елның 9 декабре Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә
Һәр кеше икътисад һәм демократик институтлар чәчәк аткан дәүләттә яшәргә тели, шуңа ирешкәндә гражданнар үз сайлау хокукын тулаем гамәлгә ашыра алалар, ә кабул ителгән норматив-хокукый актлар һәркем өчен дә бертөрле. Әмма яшәештә төрле дәрәҗәдә әлеге процессларның үсешен тоткарлаучы күренеш бар, ул - коррупция. Коррупция тигезлек, намус саклауда киртәләр тудыра, җәмгыятьнең үсешен һәм дәүләт нигезләрен җимерә. Әлеге проблема замананың иң авыр проблемасы, чөнки коррупциянең тамырлары елдан-ел ныгый.
Районыбызда коррупцияне барлыкка китерә торган сәбәпләрне бетерү һәм аның чагылышына ярдәм итә торган шартларга каршы көрәшне ныгыту өстендә тулы эшчәнлек алып барыла.
Белем бирү оешмаларында оештырылган сыйныф сәгатьләре, хокук саклау органнары белән очрашулар, халык арасында сораштырулар, күргәзмәләр яшь буында коррупциячел гамәлләрнең асылына төшендерүче тәрбияви чаралар булса, халык күп йөри торган урыннарга «Ышаныч тартмалары» урнаштыру төрле категория гражданнарның коррупция юнәлешендәге хокук бозуларны вакытында хәбәр итеп, тиешле яклау табуга җирлек булып тора.
Бүген район советының зур утырышлар залында коррупциягә каршы көрәш юнәлешендә республика конкурсларының муниципаль этаплары җиңүчеләрен бүләкләү чарасы булып узды.
Быел конкурста районның барлык мәктәпләреннән дә эшләр кабул ителгән. «Илемнең киләчәге - минем кулларда», «Коррупциясез киләчәк төзибез», «Коррупциягә "Юк!» дип әйтик» темаларын яктырткан рус, татар, удмурт, мари, таджик, әрмән телләрендә иншалар язган укучылар арасында, муниципаль этапта 8 укучы җинүче булып танылган. Шунысы куанычлы, 8 иҗади эш республика югарылыгында да яхшы бәяләнү алган. Әлеге укучылар республика этабында да бүләкләнәчәк.
«Бел һәм юл куйма» иҗади конкурсы буенча плакат, аппликация видеоролик бәйгеләрендә 8 җинүче, 16 призер билгеләнгән. Аларның иҗади материаллары республика этабына җибәрелгән.
Район башлыгы урынбасары Наил Нургаяз улы Сабирҗанов һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ренат Камил улы Мөхәрләмовлар җиңүчеләр булып танылган укучылар белән очрашуда, коррупцион гамәлләргә кече яшьтән үк юл куймауның мөһимлеген аңлаешлы мисаллар китереп, тагын бер кат исбатлады, конкурска килгән эшләрне урында анализлап, укучыларның замана проблемасына аңлы рәвештә якын килүләренә уңай бәя бирделәр.