Нөнәгәр  авылында Наил Фасихов истәлегенә иҗат кичәсе узды

2025 елның 1 декабре, дүшәмбе

Нөнәгәр авылында Наил Фәсыйхов истәлегенә багышланган  «Җырларым – тормыш дәвамы» дип исемләнгән иҗат кичәсе узды.

Чарада Наил әфәнденең гаиләсе, шәкертләре, хезмәттәшләре катнашты.

Наил Фәсыйхов – райондашларга таныш шәхес. Нөнәгәр авылында яшәп, авылның мәдәният өлкәсендә эшләп, олысын-кечесен җыр-бию сәнгатенә тартып, күркәм хезмәтләре белән күңелләргә үтеп кергән кеше. Татар эстрадасының танылган йолдызлары Раяз һәм Рәсим Фәсыйховлар да аның, хәләле Илсөяр ханым белән җыр-моң дәрьясында үстергән, күркәм холыклы әнисе Ләлә әбинең тәрбиясен алган җыр-моң  уллары.

Наил Фәсыйхов оста гармунчы иде, шигырьләр язды, җырлар иҗат итте. «Җырларым – тормыш дәвамы» дип исемләнгән иҗат кичәсендә тамашачы аларны кабат ишетү бәхетенә ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International