Сентябрьдә узган сайлаулар белән бәйле рәвештә коррупциягә каршы төп бурыч турында искә төшерәбез:
даими булмаган нигездә эшләүче депутат үзенең керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшырырга тиеш.
Тапшыру вакыты:
Үз вәкаләтләрен төп эшчәнлегеннән аерылмыйча гамәлгә ашыручы Татарстан Республикасы закон чыгару органы депутаты депутат итеп сайланган, аңа вакантлы депутат мандаты тапшырылган көннән алып дүрт ай эчендә керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшыра («коррупциягә каршы көрәш турында»25.12.2008 №273 –ФЗ Федераль закон).
Мисал: 14 сентябрьдә сайлансалар, декларацияне 14 гыйнварга кадәр тапшырырга кирәк.
Кемгә тапшырырга: белешмәләр Татарстан Республикасы Рәисе исеменә бирелә.
Бу таләпне үтәмәү депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату өчен нигез булып тора.
Нишләргә?
Әгәр сездә керемнәр турында белешмәләрне тутыру тәртибе буенча сораулар туса, сез консультация сорап мөрәҗәгать итә аласыз:
Балтач муниципаль районы башлыгы ярдәмчесенә һәм Балтач район Советының кадрлар белән эшләү һәм җирле үзидарә органнары белән эшләү бүлеге начальнигына.
Белешмәләр өчен Телефон: 8 (84368) 2-44-76, 24-43-34
Үз мандатыгызны куркыныч астына куймагыз!
Закон таләпләрен үтәгез һәм белешмәләрне вакытында тапшырыгыз!