7 октябрьдә Бөтенроссия йөкле хатыннар көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм-ана булуга хөрмәт символы, ана һәм бала сәламәтлеген кисәтү һәм кайгыртуның мөһимлеген ассызыклау, шулай ук булачак һәр әнинең игътибарга, ярдәмгә һәм яклауга лаек булуын искә төшерү мөмкинлеге.
«Гаилә» милли проекты һәм Бөтенроссия йөклеләр көне кысаларында Балтач районының ЗАГС бүлегендә бәйрәм чарасы узды.
Балтач район үзәк хастаханәсенең Хатын-кызлар консультациясендә йөклелек буенча хисапта торучы хатын-кызлар чакырылган иде.
Чараны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Ривхәт кызы ачып җибәрде һәм авырлы хатын-кызларны шушы якты һәм назлы бәйрәм белән котлады.
Очрашуның беренче өлеше мәдәният бүлегенең концерт номерыннан башланып, мәгълүмати агарту рәвешендә узды.
«Наз» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Роза Галимова психоэмоциональ иминлекне саклау, йөклелек вакытында стресстан саклану буенча киңәшләр бирде һәм «булачак әнигә хат»акциясе үткәрде.
Район ЗАГС бүлеге баш белгече Раушания Нәкыйпова «Суперсервис»бала тууны теркәү хезмәте эше белән таныштырды.
Белгечләр белән аралашканнан соң булачак әниләр «Факел»яшьләр (яшүсмерләр) клубының пыялага витраж рәсем ясау буенча мастер-классында катнаштылар.
Оештыручылар чарада катнашучыларның һәрберсенә тематик сувенирлар һәм бүләкләр тапшырдылар.