Бүген Балтач бистәсендә яшәүче Равилә Барый кызы Шәйхетдинова өчен икеләтә бәйрәм. Акъәбигә 95 яшь тулды! Күркәм юбилее уңаеннан Равилә Барый кызын Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева тәбрикләде. Равилә апа тумышы белән Иске Салавыч авылыннан. Хезмәт биографиясен туган авылында бухгалтер ярдәмчесе булып башлап җибәрә ул. Аннан соң артельдә, балалар бакчасында эшли. Яшьтән үк бик иртә кул арасына кереп, өлкәннәр белән тигез дәрәҗәдә эшләргә туры килә. Равилә апа сер бирә торганнардан булмый. Тырышып эшли, гел алдынгы була. Сеңелләре Рафисә, Рәйханә өчен үрнәк була. Авылның чибәр егете Сәләхетдин белән гаилә корып җибәрәләр. – Ул елларда тормышлар бик начар иде. Сәләхетдинне бераз акча эшләрсең дип апасы Ташкентка чакырып алды. Инде ул вакытта Рәшит улыбыз туган иде. Сәләхетдин бер елдан улым белән мине дә кайтып алды, – дип сөйли юбиляр. Равилә апа лаеклы ялга чыкканчы сәнгать эшләнмәләре фабрикасында хезмәт куя. Гаилә сөенечләрен арттырып, Ренат, Рәшидә дөньяга аваз сала. Тормышлар да яхшыра төшә. Тик чит илдә ничек кенә яхшы булса да, туган як үзенә тарта шул. 2002 елда Равилә апа кызы Рашидә гаиләсе белән Балтачка кайтып төпләнә. Улларын, тормыш иптәшен югалту ачыларын кичерсә дә, акыл камиллеге, йөз матурлыгы, күңел көрлеге, иртәге көнгә булган ышанычы белән тирә-юньдәгеләрне сокландырып яши. Иркен йортта, кадер-хөрмәттә яшәүче Равилә апаның матур картлыкта, ихтирамда, кадер-хөрмәттә яшәвенә ихластан куандык. Әни диеп өзелеп торучы балалары, апа диеп хөрмәтләүче туганнары, әби, дәү әни дип кочагына сыенучы онык-оныкчыклары өчен һәрвакыт кирәк һәм һәрчак терәк Равилә апа!