Бүген V чакырылыш Балтач район Советының беренче утырышы узды

2025 елның 24 сентябре, чәршәмбе

Бүген V чакырылыш Балтач район Советының беренче утырышында район башлыгы итеп Рамил Рәшит улы Нотфуллин сайланды.

Рамил Нотфуллин кандидатурасы өчен утырышта катнашкан район Советының яңартылган составындагы 33 депутат бердәм тавыш бирде. Район башлыгы урынбасары итеп Наил Нургаяз улы Сабирҗанов сайланды.
Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан ителде. Балтач муниципаль районы Контроль-хисап палатасы рәисе итеп Ирек Сәяф улы Сабиров билгеләнде.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгать улы Ногаев , Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең Идел-Кама төбәкара идарәсе һәм район «Якташлар» җәмгыяте җитәкчесе Фаяз Фәнил улы Шакиров, район башкарма комитеты җитәкчесе, оешма-предприятие җитәкчеләре, дин әһелләре, мәктәп директорлары катнашты.
Утырышны иң өлкән депутат, Чепья авыл җирлеге вәкиле Рашит Хафиз улы Хадиев алып барды.

“Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән район башлыгы вазифасына Рамил Нотфуллин кандидатурасын тәкъдим итәм. Ул тәҗрибәле җитәкче. Балтач районы республикадагы алдынгы районнарның берсе. Һәрвакыт үзен нәтиҗәле һәм җаваплы җитәкче итеп күрсәтте. Аның кешеләр һәм коллективлар белән эшләү буенча зур тәҗрибәсе бар”, - дип белдерде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгатович.

Район башлыгына һәм депутатларыбызга районыбызның киләчәге һәм бүгенгесе өчен бердәм, бәрәкәтле эшчәнлек телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International