Балтач кызлары Болгарияне яулап кайтты

2025 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

Балтач кызлары Болгарияне яулап кайта

 Болгариянең Албена шәһәрендә кул көрәше буенча дөнья чемпионаты узды. Ярышта 57 илдән 1500 спортчы үз көчен сынады. Россия командасы составында Балтачтан Зәмирә Мөхәммәтгалиева, Азалия Нурмөхәммәтова, Милена Мөхәммәтҗанова да чыгыш ясады. Зәмирә ике кулы белән дә 4 урын, Милена уң кулы белән – 4, сул кулы белән 8 урын, Азалия уң кулы белән – 5, сул кулы белән 8 урын яулады. Кызлар команда зачетына үзләреннән зур өлеш кертте. Афәрин!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International