Бүген Дүртенче чакырылыш Балтач муниципаль районы Советының кырык тугызынчы утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин алып барды. Утырыш эшенең көн тәртибендә «Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең 2025 елга муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру фараз планына (программасына) өстәмәләр кертү; Татарстан Республикасы Балтач район башкарма комитеты турындагы Нигезләмәгә өстәмәләр кертү; Татарстан Республикасы Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү тәртибе турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү; Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль милкенә караган, Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектлары (тарихи һәм мәдәни ядкарьләре) бердәм дәүләт реестрына кертелгән, торышы канәгатьләнерлек булмаган файдаланылмый торган мәдәни мирас объектлары өчен ташламалы аренда түләвен билгеләү Тәртибенә үзгәрешләр кертү; Татарстан Республикасы Балтач район Советының 2024 елның 18 апрелендәге «Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль берәмлекләренең чикләрен үзгәртү турында» 250 номерлы карарын гамәлдән чыккан дип тану һәм Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль берәмлекләренең чикләрен үзгәртү турында мәсьәләләр каралды. Көн тәртипләре буенча җаваплы җитәкчеләрнең чыгышлары, тәкъдимнәре тыңланылды, киләчәк эшчәнлеккә бурычлар билгеләнде.