Татарстанда җәй ахырына якынлаша һәм һәркем дә җәйнең соңгы көннәрен файдалы һәм рух күтәренкелеге белән үткәрү кирәклеге турында уйланадыр!
21 августта сезне кабаттан «Ишегалдында җәй» спорт-күңел ачу чарасына чакырабыз! Бүгенге чара Балтач, Ленин урамы, 133а йорт адресы буенча узачак.
Сезне балалар һәм өлкәннәр өчен мавыктыргыч уеннарда катнашу, шулай ук заманча инвентарьлар ярдәмендә элеккеге ишегалды уеннарын яңартылган вариантта тагын бер кат хәтерләрдә яңарту мөмкинлеге көтә.
Җәйнең санаулы калган көннәрен дусларыгыз һәм якыннарыгыз белән уздырыгыз! «Ишегалдында җәй» спорт-күңел ачу чарасына рәхим итегез! #ЛЕТОВТАТАРСТАНЕ #АЙДАГУЛЯТЬ