Гомер-гомергә бәйрәмнәрне дә, ял көннәрен дә белмәгән табиб һөнәре зур сабырлык, батырлык һәм рухи сизгерлек таләп итә, җәмгыятьтә ихтирам һәм хөрмәт казана. Чөнки кеше сәламәтлеге турында кайгырту теләсә кайсы минутта нәтиҗәле медицина ярдәме күрсәтергә әзер булган ак халатлардагы профессионаллар тормышының мәгънәсе булып тора.
Дөнья әдәбияты классигы һәм табиб Антон Павлович Чехов язганча, «Табиб һөнәре — фидакарьлек, күңел сафлыгы һәм уй-фикерләр чисталыгын таләп итә торган батырлык үрнәге».
Балтач үзәк район хастаханәсендә дә бик күп еллар дәвамында үз һөнәрләренең осталары булган, ныклы белемле, райондашларыбызның ихтирамын-абруен яулаган табиблар, шәфкать туташлары хезмәт куя. Өлкән буын табибларга һәм медицина хезмәткәрләренә алмашка яшьләр килә. Алар да тәҗрибәле остазларының хезмәт юлларын лаеклы дәвам итеп, район халкының ихтирамын яулый.
Районыбызның медицина хезмәткәрләренә карап, ничек барысына да өлгереп, беренче карашка, бер-берсенә яраклашмаслык әйберләрне дә берләштерергә мөмкин икән дип гаҗәпләнеп куярлык. Алар арасында төрле фестивальләрдә, җыр һәм башка конкурсларда теләп, рухланып катнашучы иҗади шәхесләр шактый.
Бүген Балтач үзәк район хастаханәсе коллективы «Шушма елгасы яр буе паркы»нда узучы «Шушма моңнары» фестивалендә бай эчтәлекле концерт программасы белән чыгыш ясады. Татарстанда җәй дәвам итә. Бүгенге җылы, җәйге кичтә кемнәр ял сәгатьләрен сәламәтлек сагында торучы игелекле һөнәр ияләре белән бергә уздырды? Концертны тамаша кылырга бардыгызмы? #Летовтатарстане
#Айдагулять