Татарстанда җәй дәвам итә! Җәйге сихри кичләргә ямь биреп, күңелләрне җилкетеп, бистәбезнең Шушма буе ял паркында һәр атна саен, "Шушма моңнары" фестивале йөрәкләргә матур хәтирәләр булып кереп урнашырлык мизгелләр калдыра!
Быелгы җәебез дә ахырына таба юл алды, август аен, гадәттә, җәйге кояш баешы белән чагыштыралар. Тик быелгы җәй калдырган хис-кичерешләр бик озакка җитәр, тын кичләрдә ачык һавада мәдәни күңел ачу чаралары, күркәм гадәт булып, киләсе елларда да дәвам итсә иде.
Иртәгә фестивальне районыбызның ак халатлы һөнәр ияләре - Балтач үзәк хастаханәсе коллективы дәвам итә. Бердәм, тупланган коллективның тырышлыгын-уңганлыгын, җыр-моңга сәләтләрен, иҗади осталыкларын бергәләп бәялик! Шушма моңнарына рәхим итегез!
#Летовтатарстане
#Айдагулять