Балтач районының ТР буенча СФР клиентлар хезмәте иң яхшысы дип табылды

2025 елның 13 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча СФР бүлеге Иң яхшы клиент хезмәтләре конкурсына йомгак ясады

Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминиятләштерү Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге төбәкнең клиент хезмәтләре арасында ел саен үткәрелә торган конкурста җиңүчене игълан итте. Төрле критерийларны бәяләү нәтиҗәләре буенча, шул исәптән клиентларга юнәлешлелекне, инновацион технологияләрне куллануны һәм гражданнар мөрәҗәгатьләрен эшкәртүнең нәтиҗәлелеген дә кертеп, Балтач районының клиент хезмәте лидер булып танылды. Хезмәтнең җитәкчесе-Нотфуллин Габделнур Рәшит улы.

Җиңү Фондның төбәк бүлекчәләре һәм хакимиятнең муниципаль органнары арасында халыкка югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтүне тәэмин итүгә һәм социаль инициативаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән хезмәттәшлекнең мөһимлеген ассызыклый.

Бүлекчә Балтач районы хакимиятенә актив хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерә һәм республика гражданнарының тормыш сыйфатын яхшырту өчен алга таба да нәтиҗәле хезмәттәшлек итүгә өметләнә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International