Татарстанда җәй дәвам итә! Шушма буенда кичләр күңелле үтә!
Бүген чарада тамашачылар 3 нче һәм 4 нче номерлы балалар бакчалары коллективларының искиткеч чыгышларын карап ләззәт алдылар. Югары оешканлык, сәләт һәм иҗадилык кушып башкарылган җырлар һәм биюләр беркемне дә битараф калдырмады.
«Шушма моңнары» фестивале паспорттагы яшьнең иҗат өчен киртә булмавының чын дәлиле булды! Бүген дә сәхнәдә иң тәҗрибәле башкаручылар белән беррәттән, иң яшь талантларны да күрергә мөмкин булды!
Балалар бакчалары хезмәткәрләренең иҗади һәм һөнәри сәләте яңа буынны тәрбияләүдә дә мөһим роль уйный. Бала белән бала, өлкән белән өлкән булып кала белүче әлеге һөнәр ияләре үз мөмкинлекләрен тагын бер кат акладылар!
Районыбыз халкына бүләк иткән искиткеч концертыгыз өчен рәхмәт сезгә, тәрбиячеләр!