Районыбызда мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен спорт фестивале уздыру матур традициягә әверелде. Бүген «Сабантуй» ял паркында күптән көтелгән бәйрәм зур ихтыяр көче һәм игелекле йөрәкле кешеләрне бер мәйданга җыйды. Чара күңелле уеннар, мастер-класслар белән башланып китте.
Сабантуйда катнашучыларны Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илһам Фидәил улы Гайнетдинов сәламләде.
Район инвалидлар җәмгыяте рәисе Рамазан Фәрзиев та бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт белдерде, бәйрәмдә катнашучыларга күңелле яллар теләде.
«Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан оештырылган традицион уеннарда мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз елдагыча бик теләп катнаштылар.
Чара мәдәният бүлеге хезмәткәрләре һәм инвалидларның үзләре әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды.
Районыбызда күркәм традициягә әйләнеп киткән әлеге Сабантуй мөмкинлекләре чикле кешеләрнең тормыш активлыгын арттыруда, аралашу җитмәүне тулыландыруда зур тернәкләндерү әһәмиятенә ия.
Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Фариз кызы Гатиятуллина да бәйрәмне оештыруда булышлык күрсәткән һәркемгә ихлас рәхмәтләрен белдерде, барлык катнашучыларга актив тормыш позицияләрен һәрчак шулай саклап яшәүләрен һәм уңышлар теләде.