Балтач районы башлыгының социаль хезмәткәр көне белән котлавы

2025 елның 8 июне, якшәмбе

Хөрмәтле, социаль тармак хезмәткәрләре, ветераннар! Сезнең барчагызны да ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, социаль хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәме – дөньяны яхшырак итә торган, ярдәмгә мохтаҗларга битараф булмаган иң мәрхәмәтле кешеләр бәйрәме.

Бүгенге көндә районыбыз халкына социаль яклау бүлеге, "Наз" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм Чепья авылында урнашкан "Наз" тернәкләндерү бүлекчәсе хезмәт күрсәтә. Тернәкләндерү бүлекчәсендә үзебезнең районда яшәүчеләр генә түгел, күрше районнардан, шәһәрләрдән килеп ял итүчеләр дә шактый. Бүлекчәдә узган ел 476 кеше үзенең сәламәтлеген ныгыткан. Район социаль яклау тармагында 105 хезмәткәр исәпләнә. Шулар арасында 46 социаль хезмәткәр 250 ялгыз, ярдәмгә мохтаҗ өлкән райондашларыбызны тәрбияли.

Хөрмәтле, социаль хезмәткәрләр! Башкалар хәсрәтен үз йөрәгегез аша үткәрү, аларга яшәү көче бирә белүегез өчен зур рәхмәт сезгә. Сезнең лаеклы хезмәтегез ярдәмендә районыбызда ветераннар, мөмкинлеге чикле райондашларыбыз, өлкәннәр, ялгыз гомер итүчеләр, ятим балалар, аз керемле, матди кыенлыклар кичереп яшәүче гаиләләр – барысы да даими игътибар үзәгендә. Җаваплы эшегездә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, тормышыгызда иминлек, гаилә бәхете телим.

Хөрмәт белән, Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International