Җәйнең тәүге көнендә без Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез.
Балаларны яклау көнен аерым бер өстенлекле дата буларак билгеләп үтүнең әһәмияте зур: балалар олылар ярдәменә, аларның терәгенә, аңлавына, гаилә җылысына һәрдаим мохтаҗ.
Балаларыбыз сәламәт булсын, тиешле белем һәм тәрбия алсыннар, һәрьяклап алга таба үссеннәр өчен, без барысын да эшләргә тиеш. Бу – һәр гаиләнең һәм тулаем җәмгыятьнең олы бурычы.
Кадерле балалар!Киләчәгегез якты, матур булсын, хыял-максатларыгызга ирешеп, тормыш юлыннан ныклы адымнар белән атлап баручы шәхесләр булып җитешегез! Сезгә күңелле каникуллар, бәхетле балачактан якты тәэсирләр алып яшәвегезне телим!
Бүгенге бәйрәм көнендә, яшь буынга намуслы, кешелекле, гадел булу сыйфатларын сеңдереп, яратып, төпле тәрбия биреп үстерүче әти-әниләргә, әби-бабайларга, шулай ук үзен балалар белән эшләүгә багышлаган һәркемгә олы рәхмәтемне җиткерәм. Сезгә, җәмгыятьнең аерылгысыз мөһим бер юнәлеше булган балалар тәрбияләү эшендә уңышлар, зирәклек һәм күңел киңлеге телим!
Хөрмәт белән, Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин