Балтач муниципаль районы башлыгының чик буе гаскәрләре көне белән котлавы

2025 елның 28 мае, чәршәмбе

Рәсәйдә чик саклау хезмәте 1918 елның 28 маенда оештырыла. 1958 елдан чик сакчылары көне дәүләт күләмендә үткәрелә. 

Чик сүзе тирән мәгънәгә ия.Һәр җирдә гади халыкның тыныч тормышын тәэмин итүче уяу сакчыларыбыз бар.Ватан сакчысы булу - ир-егетнең дәрәҗәсен тагын да арттыра. Бүгенге көндә дә Ватаныбыз чиген саклаучы асыл егетләребез бар. Бер гасырлык хәрби тарихы дәрәҗәсе сакланган әлеге бәйрәм уңаеннан, чик сагында хезмәт иткән райондаш ир-егетләребезне ихлас күңелдән котлыйм!

Сезнең горурланырлыгыгыз  бар. Сез-бөркеттәй кыю да, ышанычлы, нык һәм тәвәккәл дә! Илебез чикләре имин, күкләребез аяз булсын! Бәйрәм белән Сезне, хөрмәтле чик сакчылары!

Хөрмәт белән, Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International