Балтач муниципаль районы Башлыгының Россия эшмәкәрлеге көне белән котлавы

2025 елның 26 мае, дүшәмбе

26 май - Россия эшмәкәрләре көне.

Эшмәкәрлек тормыш-көнкүрешебезгә елдан-ел тирәнрәк үтеп керә . Кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр халыкны азык-төлек товарлары, хуҗалык кирәк-яраклары белән тәэмин итеп калмыйча, җитештерүчәнлек юнәлешенә дә бик кыю алыналар.

Чын эшмәкәр – һәрвакыт яңа үрләргә омтылган кеше. Без җирле территориябездә эшчәнлек баручы һәм социаль проблемаларны хәл итүдә актив катнашучы, үз тәҗрибәләрен, иҗади энергияләрен район үсешенә керткән эшмәкәрләргә рәхмәтле.

Балтач районында үз тырышлыклары белән нәтиҗәле, тәвәккәл эшчәнлек җәелдереп, икътисадның төрле вәзгыятьләре алдында югалып калмыйча максатчан эшләп килүче 671 шәхси эшмәкәр һәм 2020 үзмәшгүльлек белән шөгыльләнүчеләр бар. Хезмәт күрсәтүне генә тулыландырып калмыйча, эшмәкәрләр халык өчен яңа эш урыннары да булдырыла. Урта һәм кече эшмәкәрлектә 263 юридик зат хезмәт куя.

Эшмәкәрләр көне уңаеннан, районыбызда эшчәнлек алып баручы урта һәм кече бизнес вәкилләренә игелекле хезмәтләр, күренекле нәтиҗәләр һәм эшчәнлекләренең гел үсештә булуын теләп калам! Эшмәкәрлек эшчәнлеге сезгә табыш кына түгел, ә канәгатьлек тә китерсен, партнерларыгыз ышанычлы, хезмәтегез тотрыклы булсын!

Хөрмәт белән, Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International