Бүген дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Балтач район Советының кырык бишенче утырышы узды.
Утырышның көн тәртибендә Балтач муниципаль районының 2024 елгы бюджет үтәлешен раслау, 2025 нче елга һәм 2026-2027 нче елларның планлы чорына кабул ителгән бюджетына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү , агымдагы елның 3 айлык бюджет үтәлеше, муниципаль хезмәткәрләрнең айлык хезмәт хакын билгеләү һәм аны башкару тәртибенә үзгәрешләр кертү, Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, һәм аларга ярдәм инфраструктурасын төзи торган оешмаларга бирү өчен билгеләнгән ирекле мөлкәт исемлегенә, 2025 елга муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыру фараз планына өстәмәләр, норматив-хокукый актларга үзгәрешләр кертү, Балтач муниципаль районында аерым категориядәге затларга чит ил банкларында счетлар (кертемнәр) ачуны һәм булдыруны, акчалар һәм кыйммәтле әйберләр саклауны тыю турындагы Нигезләмәне үз көчен югалткан дип тану, Куныр авыл җирлегенең Ямбурово поселогын бетерү турында, кеше һәм гражданнарның хокукларын, ирекләрен саклау, район Советының 2024 елда кабул ителгән карарларының үтәлеше турында мәсьәләләр каралып, тиешле карарлар кабул ителде.
Шулай ук утырышта Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы бүлегенең 2024-нче елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм Балтач муниципаль районында кеше һәм гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен саклау турында чыгышлар тыңланды.